Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстан Президенты БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Казанга килде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Казанга килде. Халыкара аэропортта аны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Мирзиёевны самолет баскычы янында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итте аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Үзбәкстан Президенты чараның «БРИКС плюс» форматындагы пленар сессиясендә чыгыш ясаячак, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Мирзиёевның Казанга килү программасында шулай ук берничә ике яклы очрашу үткәрү дә каралган.
БРИКС илләре башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда оештырылган дәүләтара берләшмә. Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай Халык Республикасы һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, быелның гыйнварыннан анда шулай ук Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
Кичә ТР башкаласына әлеге чарада катнашу өчен Куба, Боливия, Никарагуа, Монголия һ.б. илләрнең вәкилләре килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз