news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан көрәшчесе билбаулы көрәштә Дөнья кубогының көмеш призеры булды

Үзбәкстан көрәшчесе билбаулы көрәштә Дөнья кубогының көмеш призеры булды
Нариман Кәримов архивыннан

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышлаган «Изге Болгар җыены»нда оештырылган билбаулы көрәш буенча дөнья кубогында Үзбәкстанның Ургенч шәһәре спортчысы Марат Шахмаев көмеш призер булды. Бу турыда Ташкентта яшәүче милләттәшебез Нариман Кәримов хәбәр итте.

Тантаналы чараларның мәртәбәле кунаклары арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка кунаклар бар иде.

 

Фото: © Нариман Кәримов архивыннан

Көрәш буенча 2022 елгы дөнья кубогында дөньяның егерме биштән артык иленнән йөз алтмыштан артык спортчы катнашты. Спортчылар, абсолют категорияне дә кертеп, 11 авырлык категориясендә көч сынашты.

Турнирның тантаналы чаралары һәм финал ярышлары Болгар музей-тыюлыгы территориясендә узды.

 

Фото: © Нариман Кәримов архивыннан

Ярымфиналга Россия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан һәм Таҗикстан вәкилләре чыкты.

Үзбәкстан Республикасыннан финалда Хорезм өлкәсенең татар иҗтимагый-мәдәни үзәге активисты, төрле көрәш төрләрендә күп тапкырлар чемпион калган Марат Шахмаев катнашты. Марат Шахмаев – Хорезм өлкәсенең татар иҗтимагый-мәдәни үзәгенә нигез салучы, халыкара класслы спорт мастеры, Үзбәкстанның атказанган яшьләр остазы Рәфкать Шахмаевның улы, диелә хәбәрдә.

 

Фото: © Нариман Кәримов архивыннан

Көрәш җиңел генә булмады, Марат Шахмаев Казахстан һәм Кыргызстан көндәшләрен җиңде. Әмма Үзбәкстан спортчысы Россиянең атказанган спорт мастеры, 2021 елда дөнья чемпионы калган көрәшчегә оттырып, икенче урынны яулады, дип хәбәр итте Нариман Кәримов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100