Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстан Казан кинофестивале питчингына Мәрҗани турында фильм проектын тәкъдим итә
Казан кинофестиваленең халыкара кинопроектлар питчингы исемлегенә 16 проект кергән.
Үзбәкстан Татарстан белән берлектә татар дин белгече һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерү теләген белдергән. Билгеле булганча, Мәрҗани Үзбәкстанда Сәмарканд һәм Бохара шәһәрләрендә белем алган.
«Проект XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында халыкара кинопроектлар питчингында катнашучыларның шорт-листына керде», дип хәбәр итә Казан кинофестиваленең матбугат үзәге.
«Быел исемлек киңәйтелде, һәм вәгъдә ителгән 10 проект урынына программага 16 эш керде. 56 гаризадан Мисыр, Төркия, Һиндстан, Испания, Германия, Ливан, Үзбәкстан, Иран, Казахстан, шулай ук Россия төбәкләреннән катнашучылар сайлап алынды», диелгән хәбәрдә.
«Проектларны сайлаганда тынычлык, дин, толерантлык, шулай ук гаилә, мәхәббәт, дуслык, тугрылык, хезмәт сөючәнлек кебек гомумкешелек кыйммәтләре идеяләрен сыйдырган эшләргә игътибар иттек. Киләчәктә киң аудиториягә тарату өчен Татарстан копродукция төшерергә әзер - уртак фильм җитештерүгә юнәлтелгән проектлар өстенлекле булды», - ди XVIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.
Питчинг исемлегенә төрле темаларга багышланган һәм төрле жанрларда иҗат ителгән проектлар кергән. Мисыр чемпионатларда катнашу хокукы өчен көрәшүче футболчы хатын-кызлар турында спорт драмасын тәкъдим иткән. Төркия төрле буын кешеләренең дөньяга карашына басым ясаган. Һиндстан проекты тамашачыга киләчәк апокалипсис турында белеп алган дүрт кеше турында сөйли.
Казахстан һәм Россия кинематографистлары тарафыннан тоталитар режимның һәм тынгысыз кешенең каршылыгы турында кызыклы проект эшләнгән. Төп герой – табигать кочагында туган һәм үзендә иң югары рухи кыйммәтләрне тәрбияләгән хатын-кызга ачлык, куылу, кадерле һәм якын кешеләренең үлеме кебек авыр киртәләрне узарга туры киләчәк. Тик аның рухы сынмый, аның ахыргы сүзе әле әйтелмәгән.
- Халыкара кинопроектлар питчингының төп бурычы – Татарстан Республикасы белән Россия төбәкләрендә, шул исәптән чит илләр катнашында кино җитештерү юнәлешен үстерү. Проектларны дөньяның төрле илләреннән җыелган белгечләр төркеме бәяләячәк – алар иң яхшы проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.
- Халыкара питчинг нәтиҗәләре буенча җиңүче сайланачак: ул 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Премия Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган.
- 2019 елда узган беренче питчинг нәтиҗәләре буенча ике фильм дөнья күрде: Татарстан белән Казахстанның Галимҗан Ибраһимов повесте буенча төшерелгән «Тарлан» копродукциясе һәм Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» татар-үзбәк фильмы.
- Халыкара кинопроектлар питчингы эшләрен яклау 9 сентябрьдә Казан мәдәният институтында уза. Катнашучыларны теркәү 9:00 сәгатьтә башлана.
- XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз