news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәк җырчысы Фәррух Закировка Татарстанның халык артисты исеме бирелде

Үзбәк җырчысы Фәррух Закировка Татарстанның халык артисты исеме бирелде
Фәррух Закиров
социаль челтәрләр

«Ялла» төркеменең сәнгать җитәкчесе, үзбәк эстрада җырчысы Фәррух Закиров Татарстанның халык артисты булды. Бу хакта Үзбәкстан башкаласы Ташкентта узган Рәшид Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең гала-концертында игълан ителде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзбәк җырчысына Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирү турындагы указ әлегә басылып чыкмаган.

Әлеге кичәдә Үзбәкстан Мәдәният министры Озодбек Назарбеков, Татарстан вице-премьеры-Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, җирле татар диаспорасы вәкилләре катнашты. Бу хакта Instagram социаль челтәрендәге (РФда экстремистик оешма дип игълан ителгән һәм тыелган Meta корпорациясенә карый) Вагапов фонды директоры Рифат Фәттахов сөйләде.

  • Фәррух Кәрим улы Закиров 1945 елның 4 маенда туган, Үзбәк ССРның халык артисты (1987), Казахстан (1995), Кыргызстан (1995), Таҗикстан (2000), шулай ук Каракалпакстан (1993) һәм Ингушетиянең халык артисты. СССРның халык артисты исемен музыкант Советлар Союзы таркалу сәбәпле ала алмый.
  • «Ялла» ансамбле 1970 елда нигезләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100