news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәк теленә багышланган бәйрәмдә Татар мәдәни үзәген «Изге Нур» ансамбле тәкъдим итте

20 октябрьдә Милләтара мөнәсәбәтләр комитетында республикада ел саен 21 октябрьдә билгеләп үтелә торган Үзбәк теле көненә багышланган тантаналы чара һәм бәйрәм концерты булган. Бу хакта Ташкент татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге телеграм-каналында хәбәр итте.

Катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән комитет рәисе Кахраман Сариев мөрәҗәгать итте. Ул милли үзенчәлекнең һәм мәдәни мирасның нигезе буларак туган телне саклау һәм үстерүнең мөһимлеген ассызыклады.

Концерт программасында Үзбәкстан сәнгать осталары, шулай ук милли мәдәни үзәкләрнең үзешчән коллективлары катнашты.

Татар мәдәни үзәген Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрьям Бохарова җитәкчелегендәге «Изге Нур» фольклор ансамбле тәкъдим итте. Бәйрәм концертын ТР халык артисты Фирузә Халдарова куйды.

Чара җылы, җанлы атмосферада узды, илебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслык, хөрмәт һәм бердәмлекнең үрнәге булды, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot