Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк сайлау комиссиясендә үзеңнең сайлау участогыңны ничек табарга икәнен аңлаттылар
Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстанда 2752 сайлау участогы ачылачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясе цифрлы сервислар ярдәмендә теркәлү урыны буенча якындагы участокны ничек табарга икәнен аңлатты.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, комиссиянең кайнар линиясендә (+7 (843) 292-84-33) кабул ителүче иң популяр сорауларның берсе – үз сайлау участогыңны эзләү тәртибе. Бүгенге көндә 150гә якын шалтырату кабул ителгән, шуларның яртысыннан артыгы әлеге мәсьәлә белән бәйле. Ул барлык кирәкле мәгълүматны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Цифрлы сервислар» бүлегендә табарга мөмкин, дип аңлатты.
Якындагы участокның адресын белү өчен сайттагы «Актуаль мәгълүмат» вкладкасын сайларга, «Цифрлы сервислар» бүлегенә керергә һәм «Үз сайлау участогыңны табарга» опциясен сайларга кирәк. Өй адресын керткәннән соң, система шунда ук якындагы участок комиссиясе урнашкан урынны күрсәтәчәк.
Моннан тыш, теркәлү урыны буенча участокның адресын һәм номерын «Дәүләт хезмәтләре» федераль порталында «Сайлаулар» баннеры аша кереп белергә була.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көне 14 сентябрьдә узачак. Бу көнне ТР Рәисен, 7531 муниципаль депутатны һәм 18нче номерлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисен сайлауга кандидат буларак Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) теркәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз