news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк сайлау комиссиясендә Татарстан Рәисен сайлауларда булачак яңалык турында сөйләделәр

Татарстанда беренче мәртәбә Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә суд карары чыгарылганчы сак астында тоту урыннарында булган сайлаучылар республика Рәисен сайлауларда тавыш бирә алачак. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов хәбәр итте.

«Россия Үзәк сайлау комиссиясенең әлеге карары июльдә каралачак. Карар проекты килештерү өчен төбәкләргә юлланган», - дип сөйләде ул ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында.

Нефедов әйтүенчә, муниципаль сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге булачак: 3-9 сентябрьдә – территориаль сайлау комиссияләрендә, 10-13 сентябрьдә – участок сайлау комиссияләрендә.

Татарстанда 14 сентябрьдә республика Рәисен, Мәләкәс округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә депутат, шулай ук 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлаулар узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot