Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк сайлау комиссиясендә Президент сайлавына бюджет акчасы бүленеше турында сөйләделәр
Республика бюджетыннан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Президентын сайлауларга әзерлек һәм үткәрүгә 54,5 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу акчаларның 85 проценты диярлек сайлау комиссияләре эшчәнлеген тәэмин итүгә китәчәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 37 нче утырышында комиссия рәисе урынбасары Андрей Нефедов хәбәр итте.
«ТР Министрлар Кабинетының 2023 елның 29 декабрендәге карары белән Үзәк сайлау комиссиясенә республика бюджетыннан Россия Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрүдә ярдәм күрсәтүгә 54 млн 450 мең сум акча бүлеп бирелде», – дип сөйләде спикер. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Нефедов сүзләренчә, шуларның 46,1 млн сумы технологик җиһазлар, тавыш бирү тартмалары, элмә такталар, «информ УИК» проекты әгъзаларына брендлы продукция һәм башкаларны сатып алуга юнәлдерелә.
«8,2 млн сум, яки 15 проценты сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында Үзәк сайлау комиссиясенең вәкаләтләрен үтәүгә бүлеп бирелгән. Бу — җиһазларны, техниканы яңарту, товарлар сатып алу, сайлау кысаларында чаралар өчен биналар әзерләү», – дип билгеләп үтте ул.
«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасын тулысынча үз илебезнекенә алмаштыру сәбәпле, җиһазлар яңартыла, дип төгәллек кертте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова республиканың участок сайлау комиссияләре составына резерв җыю игълан ителде дип өстәде. Барлыгы 15 субъекттан – сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, эш һәм яшәү урыны буенча сайлаучылар җыеннарыннан 1162 тәкъдим килгән.
- Россия Федерациясенең Президентын сигезенче тапкыр сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз