news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе: Татарстанлылар сайлауда яхшы активлык күрсәтте

Үзәк сайлау комиссиясе: Татарстанлылар сайлауда яхшы активлык күрсәтте
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Россия Президентын сайлауларда тавыш бирүнең өченче көнендә 12:00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда сайлауга килү күрсәткече 71,68 процентка җиткән. Татарстанлылар яхшы активлык күрсәткән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТНВ телеканалы үткәрә торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында сөйләде.

«Һава торышы әйбәт, кәефләр әйбәт. Участокларда тыныч, гражданнардан шикаятьләр юк. бөтен участоклар да эшли», – диде ул.

Ул бүген сайлауларның соңгы һәм төп көне булуын ассызыклады. «Сайлаучыларның участоклардан яхшы кәефтә китүе анда эшләүчеләрне сөендерә. Участоклар янында бәйрәм мохите», – дип сөйләде ул.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирергә иҗади кешеләр килүен дә искәртте. «Бик күп креатив яшьләр тавыш бирде. Яшьләр өчен бер хайп та. Туйдан участокларга килүчеләр булды, олы яшьтәге ветераннарыбыз сайлауга килде. 103 яшьлек әби тавыш бирергә үзе килде. Минем әнием 1941нче елгы. Ул – инвалид, шуңа аның янына өйгә килделәр. Сайлау участогы –закон зонасы, анда сайлау хокуклары һәм сайлау законнары, ә аның тирәсендә — якшәмбе, бәйрәм көне», – дип сөйләде ул.

  • Россия Президентын сайлауның соңгы көнендә Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны старт алды.
  • Турыдан-туры транасляция иртәнге сәгать 8 дән ТНВ телеканалында башланды. 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясаячак: Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100