news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе вазифасына беренче ике кандидатны теркәде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика рәисе вазифасына ике кандидатны теркәде һәм аларга таныклыклар бирде. Алар арасында «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов һәм Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен партиясе»ннән Виталий Смирнов бар.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аңлатканча, эшче төркем сәяси партияләр тарафыннан кандидатларны күрсәтү процедурасының Татарстан Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен тикшерде.

Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе кирәкле документларны, шул исәптән муниципаль депутатлар имзалары белән хуплау кәгазьләрен анализлады. Тикшерү барлык материалларның да закон нормаларына туры килүен раслады.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановны хуплау кәгазьләрен тикшергәннән соң 403 имза, ә Виталий Смирновка 396 имза кабул ителде.

Шулай ук утырышта Бердәм тавыш бирү көненә кадәр 43 көн калганын хәбәр иттеләр. Массакүләм мәгълүмат чараларында агитация чоры 16 августта башлана, ә 12 августта эфир вакыты өчен җирәбә салу үткәрелә.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисе сайлауларында теркәлү өчен документларны Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot