Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк сайлау комиссиясе: Сайлаучыларның бер өлеше 25 февральдән алдан тавыш бирә ала
25 февральдә Россия Президенты сайлауларында вакытыннан алда тавыш бирү башлана. Анда сайлаучыларның аз проценты гына катнаша ала: барып җитү авыр булган җирләрдә яшәүчеләр һәм йөзүдә булган суднолардагы кешеләр. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе искә төшерә.
Ерак һәм барып җитү авыр булган җирләргә боланчылык тукталу пунктлары, метео- һәм поляр станцияләр керә. Сайлау комиссияләре әгъзалары аларга этләр җигелгән чанада, вертолет һәм кар чаналарында (снегоход) бара. Халыкның бу категорияләре өчен тавыш бирү 14 мартка кадәр дәвам итә.
25 февральдә тавыш бирү сайлаучыларның бик аз проценты өчен генә башлана, дип белдерә Үзәк сайлау комиссиясе. Мәсәлән, 2018 елгы сайлаулар вакытында ерак һәм барып җитү авыр булган җирләрдә яшәүче 180 меңгә якын кеше, шулай ук йөзүдә булган кораблардан 31 мең сайлаучы катнашкан. Сайлаучыларның гомуми саны белән чагыштырганда, алар 0,25 процент һәм 0,04 процент тәшкил итә.
- Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Хәзерге вакытта сайлауларга дүрт кандидат кертелгән: Владислав Даванков («Новые люди» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз