Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк сайлау комиссиясе сайлау участоклары ачылганда дәүләт гимнын яңгыратуны раслады
Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участоклары ачылганда РФ Дәүләт гимнын яңгыратуны раслады. РИА Новости шул турыда хәбәр итә.
«Россия Федерациясе гимны турындагы Федераль Конституция законы дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар үткәрә торган тантаналы чаралар вакытында дәүләт гимнын башкару мөмкинлеге бирә. Сайлау участоклары ачылуны да мондый чараларга кертергә мөмкин дип уйлыйм, мин хәтта вакыйга дип тә әйтер идем... Ачылыш алдыннан Дәүләт гимнын башкаруны оештырырга тәкъдим итәбез», – диде Үзәк сайлау комиссиясе утырышы барышында комиссиянең башлыгы Элла Памфилова.
Мәсьәләне утырыш барышында расладылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз