news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе: Россия Президентын сайлаулар 2024 елның 15-17 мартында була

Россия Президенты сайлаулары өч көн - 2024 елның 15 мартыннан 17 мартына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белдерде. РИА Новости шул хакта яза.

«Карар проектында Президентны сайлауларда тавыш бирүне өч көндә - 15, 16, 17 мартта уздыру турында әйтелгән», - диде ведомство башлыгы.

Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары Памфилова инициативасы белән тавыш бирү барышында Президент сайлауларының өч көнлек форматы турында карар кабул итте.

Шул ук вакытта ул мондый форматның Россия сайлау системасы өчен традициягә әверелүен белдерде, һәм аны беренче тапкыр коронавирус пандемиясе вакытында Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш биргәндә кулланганнарын искәртте.

Памфилова фикеренчә, «тавыш бирүнең бу форматы күпчелек сайлаучыларның күңеленә хуш килгән».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100