Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентын сайлауда Путинны яклап җыелган имзаларны алды
Россия президентлыгына кандидат, гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинның сайлау штабы вәкилләре РФ Үзәк сайлау комиссиясенә сайлаучыларның 2024 елда узачак Россия Президентын сайлауда кандидатны теркәү өчен кирәкле имзаларын китерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Имзалар салынган барлыгы 95 тартма китерделәр – 15 волонтер аларны комиссиягә алып керде. Сайлауда Путинны теркәү өчен кирәкле имзалар һәм документлар тапшырырга Үзәк сайлау комиссиясенә кандидатның сайлау штабы рәистәшләре Владимир Машков һәм Марьяна Лысенко, ышанычлы зат Виктор Блажеев, штаб волонтеры Захар Перцев килде.
Закон нигезендә, сайлауда катнашу өчен үз-үзен тәкъдим итүчегә 300 меңнән дә ким булмаган имза җыярга кирәк, имзалар саны һәр төбәктән 7,5 меңнән дә артып китмәскә тиеш. Путин сайлау алды ярышында имза җыю стадиясендә булган 8 кандидат арасында беренчеләрдән булып үзен яклап җыелган имзаларны Үзәк сайлау комиссиясенә тәкъдим итте.
- Үзәк сайлау комиссиясенә 15 кандидат документларын тапшырды, аларның дүртесен теркәүдән баш тарттылар. Шул рәвешле, 11 дәгъвачының документлары кабул ителде, алар арасында үз-үзен кандидат итеп күрсәткән гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин да бар. Хәзерге вакытта өч кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелгән, алар -Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз