Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Яшел Үзәннең яшь тавыш бирүчеләрен сайлауларга чакырды
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Яшел Үзәндә Сайлаучылар көне кысаларында районның яшьләр активы һәм җәмәгатьчелеге белән очрашты. Ул егет-кызларны шәхсән үзе 8 сентябрьдә республикада узачак VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау, шулай җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлауда катнашырга чакырды.
«Әлеге сайлау кампаниясенең нинди катлаулы шартларда уздырылуын аңлыйсыздыр, дип уйлыйм. Безнең илдә соңгы унъеллыкларда мондый катлаулы, киеренке вазгыятьнең беркайчан булганы юк иде. Илебез махсус хәрби операция шартларында, ул дустанә булмаган илләр ягыннан көчле икътисади басым кичерә, моңа өстәп чын мәгълүмати сугыш бара <...> әмма сезнең һәркайсыгызның сайлау процедуралары бер генә минутка да туктатылырга тиеш түгеллеген аңлавы мөһим», - дип мөрәҗәгать итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе очрашуда катнашучыларга.
Ул шулай ук егет-кызларга сайлау кампаниясенең үзенчәлекләре, һәм ни өчен үз сайлавыңны ясау өчен участокка килү мөһим булуы турында сөйләде. Кондратьев билгеләп үткәнчә, татарстанлылар өчен сайлаулар инде традициягә әверелгән, чөнки «Татарстан – ул форпост, Россия Федерациясе өчен бик мөһим төбәк».
Очрашу барышында залдагы барлык катнашучыларның сораулар бирү мөмкинлеге булды, алар исә моннан актив файдаланды. Мәсәлән, Үзәк сайлау комиссиясе рәисеннән үз сайлау участогыңның адресын ничек белергә һәм башка шәһәрдә була торып ничек тавыш биреп булуы, сайлау процессында балигъ булмаган татарстанлылар ничек катнаша алуы һәм кандидатлар турындагы мәгълүматны кайдан укырга мөмкин булуы турында сорадылар.
«Җәмәгатьнең кәефен кыздыру бик җиңел булуын күрәбез. Икенче эш – безнең республикадагы кебек тынычлык һәм татулыкны саклау. Шуңа күрә мин сезгә дөрес мәгълүмат чыганакларыннан файдаланырга киңәш итәм. Башта РФ Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтын ачыгыз, андагы барлык мәгълүматны карап чыгыгыз», - дип ассызыклады Андрей Кондратьев.
Яшь сайлаучылар белән очрашуда шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы яшьләр советы секретаре һәм «Тавыш бирү хокукы мәктәбе» белем бирү проекты җитәкчесе Снежана Краснова һәм Яшел Үзән башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Евгений Потапов катнашты. Алар яшьләр өчен гамәлдә булган проектлар, районда үткәрелә торган чаралар һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләде.
«Син туганнарың һәм якыннарыңның язмышын билгелисең. Синең тавыш – ул дәүләт тарафыннан бирелгән хокукың гына түгел, ул синең илнең тормышында, аның язмышында чынлап катнашуың», – дип йомгаклады Потапов.
Бердәм тавыш бирү көнендә, 2024 елның 8 сентябрендә VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау узачак.
50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк – бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше үз кандидатураларын тәкъдим итте: 179 — республика бердәм округы буенча, 248 — бермандатлы округларда.
Татарстан парламентына депутатлар сайлауда барлыгы алты сәяси партия катнаша. Биш партия («Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр») бердәм округ буенча да, бермандатлы округларда да кандидатлар тәкъдим итте. Тагын бер партия, «Гражданнар инициативасы», берничә бермандатлы округта үз кандидатларын күрсәтте. Моннан тыш, бермандатлы округларда үзләрен тәкъдим итү тәртибендә 12 кеше бар.
Күптән түгел Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ТР Дәүләт Советына өч партиядән кандидатлар исемлеген теркәде: «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегеннән 44 кеше, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән 57 кеше һәм КПРФның Татарстан бүлегеннән 23 кеше. Моңа кадәр, 18 июльдә, инде ЛДПР (6 кеше) һәм «Яңа кешеләр» (44 кеше) тәкъдим иткән исемлекләр теркәлү узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз