news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирү урналарына «зеленка» агызуга аңлатма бирде

Россиянең кайбер төбәкләрендә Президент сайлауларында тавыш бирү барышына комачаулау фактлары – тавыш бирү урналарына «зеленка» агызу теркәлгән. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә бу хәлгә аңлатма бирде.

«Бу Карачай-Черкеск, Воронеж һәм Курск... Бу – җинаять эше. 10 мең өчен кеше җинаятькә бара. Ул җинаять аларның бөтен гомерләрен сызып ташлый. Алар барысы да кулга алынган, сорау алулар бара. Мин ышанам, алар җәзаларын алачаклар. Алар гражданнарның тавышларын сызып ташлаганнар. Кайдадыр «зеленка» тавыш бирү урнасының эченә үк кергән, ә кайдадыр капкачка гына буялган»», – дип белдерде спикер.

Кондратьев барлык фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган, комиссияләр һәр конкрет очрак буенча аерым карала, дип өстәде.

  • Федераль ММЧ мәгълүматлары буенча, Россиянең Президент сайлаулары буенча биш сайлау участогында — Мәскәүдә, Воронеж һәм Ростов өлкәләрендә, шулай ук Карачай-Черкесиядә — тавыш бирү урналарына агызылган «зеленка» белән инцидентлар теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100