news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе кайнар элемтәгә нинди сораулар белән шалтыратуларын әйтте

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе кайнар элемтәгә нинди сораулар белән шалтыратуларын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Россиядә Президент сайлауларының беренче көне төгәлләнеп килә. Сайлаучылар туган сорауларын Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтәсенә шалтыратып та белешә ала. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев кайнар элемтәнең йөкләнеше күп булуын әйтте. Ул халыктан килгән мөрәҗәгатьләр турында «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә сөйләде.

«Без кайнар элемтәгә шалтыратулар алабыз. Сайлау комиссиясенең федераль номерын ачу санны кат-кат арттырды. Хәзер автомат система. Бөтен Россия буенча Татарстанга кагылышлы сораулар буенча шалтыратсалар, алар автомат рәвештә безнең кайнар элемтәгә күчерелә. Шуңа күрә йөкләнеш күп», – диде Андрей Кондратьев.

Сайлаучылар өчен РФ Үзәк сайлау комиссиясенең 8 (800) 200 00 20, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 292-84-33 телефоны эшли.

Андрей Кондратьев сайлаучыларның мөрәҗәгатьләре мәгълүмати характерда булуын да әйтте.

«Без 727 шалтырату кабул итте. Барысы да диярлек мәгълүмати. Иң күбе – 192 шалтырату кирәкле урынга теркәлергә өлгермәү белән бәйле. РФ мәгълүмат белешмә үзәге 140 мең шалтыратуны теркәгән. Аларның 92 проценты мәгълүмати характерда», – дип сөйләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100