news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе Президент сайлауга нәтиҗә ясады: Путин 87,28 процент тавыш җыйды

Үзәк сайлау комиссиясе Президент сайлауга нәтиҗә ясады: Путин 87,28 процент тавыш җыйды
Фото: © «Татар-информ»

РФ Үзәк сайлау комиссиясенең махсус утырышында Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Россия Президентын сайлауда тавыш бирүнең рәсми нәтиҗәләрен игълан итте. Дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин 87,28 процент тавыш җыеп, җиңү яулады.

ТАСС хәбәр иткәнчә, гомумән алганда, Россиянең хәзерге лидеры өчен 76277708 кеше тавыш биргән. Ул сайлауга үзен-үзе тәкъдим итүче буларак кертелде.

Башка кандидатлардан Николай Харитонов (КПРФ) 4,31 процент тавыш җыйган, аны 3768470 кеше сайлаган. Владислав Даванков («Яңа кешеләр») 3,85 процент тавыш җыйган (аның өчен 3362484 кеше тавыш биргән), Леонид Слуцкий (ЛДПР) 3,20 процент тавыш җыйган (аның өчен 2797629 кеше тавыш биргән).

Россия Президентын сайлауда дистанцион электрон тавыш бирүне исәпкә алып (ДЭГ) катнашучылар 77,49 процент тәшкил иткән. «Россиянең хәзерге заман тарихында мондый күрсәткечләрнең булганы юк иде», - дип белдерде Элла Памфилова. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Татарстанда, ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бюллетеньнәрне 100 процент эшкәртү нәтиҗәләре буенча Путин 88,74 процент тавыш җыйган, Харитонов - 4,83 процент, Слуцкий - 3,93 процент, Даванков - 1,53 процент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100