Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк сайлау комиссиясе Николай Харитоновны Президент сайлауларына кандидат итеп теркәде
Россия Үзәк сайлау комиссиясе Николай Харитоновны Россия Президентына кандидат буларак теркәде. Әлеге карар Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Дәүләт Думасы депутаты 23 декабрьдә КПРФ съездында президентлыкка тәкъдим ителә, ә 27 декабрьдә Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшыра.
КПРФ — парламент партиясе, шуңа күрә аның вәкиленә дәүләт башлыгы вазифасына кандидат буларак теркәлү өчен имза җыю кирәкми.
Харитонов элегрәк тә Президент сайлауларында катнашкан иде инде. Хәзерге кебек үк коммунистлардан кандидат буларак, 2004 елда ул 9,4 млн сайлаучы тарафыннан хупланды, 13,69 процент тавыш җыйды һәм, нәтиҗәдә, икенче урынны алды.
Хәзер Россия Президенты булуга теркәлгән кандидатлар саны өчкә җитте. Элегрәк сайлауларга Владислав Даванков («Новые люди» партиясеннән) һәм Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) кертелгән иде.
Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 15 кандидат документлар тапшырган, шуларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Документлар 11 дәгъвачыдан (шул исәптән гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путиннан, ул сайлауларга үзен-үзе тәкъдим итеп бара) кабул ителгән.
Россия Федерациясе Президентын 8 нче тапкыр сайлау агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак. Әлеге карарны Россия Үзәк сайлау комиссиясе кабул итте, дип яза «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз