news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк сайлау комиссиясе Миңнехановны Татарстан Рәисе вазифасына кандидат итеп теркәде

Үзәк сайлау комиссиясе Миңнехановны Татарстан Рәисе вазифасына кандидат итеп теркәде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны республика Рәисе вазифасына «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим иткән беренче кандидат итеп теркәде.

Үзәк сайлау комиссиясе барлык 403 имзаны тикшерде һәм дөрес дип таныды, шул исәптән 100е – вәкиллекле органнар, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары депутатларыныкы.

Миңнехановка республиканың 45 районы һәм шәһәр округы ярдәм күрсәтте.

«Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидат итеп теркәү һәм теркәлгән кандидатка шул хакта таныклык бирү тәкъдим ителә», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова.

Комиссия әгъзалары әйтелгән тәкъдимне бертавыштан хуплады.

Шулай ук утырышта документлар тапшырган башка кандидатларны да теркәү мөмкинлеге каралачак.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисе сайлауларында теркәлү өчен документларны Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot