Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк сайлау комиссиясе кандидатларга түләүсез эфир вакытын бүлү буенча жирәбә үткәрә
ТР Үзәк сайлау комиссиясе 2025 елның 12 августында 10.00 сәгатьтә Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә (Академик Королев урамы, 47) төбәк дәүләт телерадиокомпанияләре каналларында түләүсез эфир вакытын бүлү буенча жирәбә үткәрәчәк.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, жирәбә Татарстан Рәисен, 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларга әзерлек кысаларында уздырыла.
Жирәбә теркәлгән кандидатларның түләүсез агитация материалларының эфирга чыгу чиратын билгеләү өчен каралган.
«Дәүләт гаммәви мәгълүмат чараларыннан тигез файдалануны тәэмин итү - сайлау процессының төп принципларыннан берсе. Жирәбә ачык рәвештә, билгеләнгән вакытта үткәрелә һәм анда барлык кандидатларга да катнашу мөмкинлеге тудырыла», - дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыпов (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз