news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе 2024 елгы президент сайлаулары шигарен тәкъдим итте

РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова сайлау кампаниясе кысаларында сайлаучыларны мәгълүматлаштыруның икенче этабы башлануы турында игълан итте.

«Мәгълүмат бирүнең икенче этабы башлана. Һәм ул яңа тышкы реклама дулкыны белән башланачак... Беренче эш итеп булачак президент сайлаулары шигарен тәкъдим итәргә телим: «Бергә көчлебез – Россия өчен тавыш бирәбез», – дип хәбәр итте Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Ул сайлаучыларга кампаниягә җитди карарга һәм сайлауларда катнашырга кирәклеген җиткерде.

«Әлеге кампанияне ничек үткәрүебезгә бәйле рәвештә нинди нәтиҗәләр булырга мөмкинлеген аңлаучы халык булганга, «бергә көчлебез» без», – дип билгеләп үтте Элла Памфилова.

РФ Президентын сайлаулар 2024 елның 15 нче,16 нчы һәм 17 нче мартында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100