news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк Россиядә киләсе атнада түбән температура, төнлә кырау, бозлавык һәм кар көтелә

Үзәк Россиядә киләсе атнада түбән температура, төнлә кырау, бозлавык һәм кар көтелә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Киләсе атнада Үзәк Россиядә аномаль түбән температура, төнлә кырау төшүе, бозлавык һәм кар көтелә. Бу хакта РИА Новости «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковецка сылтама белән хәбәр итә.

«Киләсе атнада Үзәк Россиягә ультраполяр агым үтеп керүе фаразлана. Шул сәбәпле, аномаль түбән температура була, төнлә кырау төшү ихтималы зур, бозлавык һәм кар көтелә», - дип сөйләде синоптик.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100