news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Үзәк Россиядә җәй башы яз азагына караганда салкынрак булачак дип фаразлый

Үзәк Россиядә атна дәвамында июльдәгечә һава торышы булганнан соң ял көннәрендә температура якынча 5 градуска кимү көтелә. Шул ук вакытта җәйнең беренче көннәрендә һава температурасы барыбер нормадан бераз югарырак була. Бу хакта РИА Новостига Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.

«Парадокс көтелә: җәй башы, яз азагы белән чагыштырганда, салкынрак була. Бу язның соңгы атнасы бик эссе булу белән бәйле – температура нормадан 7 градуска югары булды», - диде Вильфанд.

Үзәк Россиядә июль аена хас аномаль җылы һава торышы урнашу антициклон белән бәйле, дип аңлатты синоптик.

«31 майдан башлап антициклон көнчыгышка күчә, бу һава юнәлеше үзгәрүгә китерә. Моңарчы ул көньяктан килгән булса, шимбә көннең икенче яртысыннан һава инде көнбатыштан, хәтта төньяк-көнбатыштан киләчәк. Мондый һава дымлы булачак, болытлы һава торышы урнашачак», - дип хәбәр итте метеоролог.

Аның сүзләренә караганда, якшәмбе, 1 июньдә, температура майның соңгы атнасы белән чагыштырганда якынча 5 градуска түбәнрәк була. Синоптик ассызыклаганча, бу күренешне һава торышы салкынаю дип атау дөрес түгел, чөнки киләсе атна башында көндезге температура 19 градустан 24 градуска кадәр була, ә бу барыбер климат нормасыннан 1-1,5 градуска югарырак.

news_right_1
news_right_2
news_bot