news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк һәм Идел буе федераль округлары халкын язгы ташу куркынычы турында кисәттеләр

Үзәк һәм Идел буе федераль округлары халкын язгы ташу куркынычы турында кисәттеләр
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2026 елда Үзәк һәм Идел буе федераль округлары төбәкләрендә кар катламының аномаль югары булуы аркасында язгы ташу куркынычы көтелә. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә Илкүләм агроиминиятчеләр берлеге президенты Корней Биждов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, космик мониторинг инструментларын кулланып метеорология вазгыятен анализлау карның рекордлы күрсәткечкә җитүен күрсәтә, бу көзге культуралар өчен куркыныч тудыра.

Ул билгеләп үткәнчә, 6 мартка Үзәк федераль округта кар катламының иң югары дәрәҗәсе – 60-80 сантиметр – Калуга, Тула һәм Орел өлкәләрендә күзәтелә. Владимир өлкәсендә, шулай ук Иваново һәм Рязань өлкәләрендә карның биеклеге якынча 50-60 сантиметр тәшкил итә.

Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендә тагын да югарырак күрсәткечләр күзәтелә. Әйтик, Түбән Новгород өлкәсендә кар капламы якынча 70 сантиметрга җитә, ә Чувашия Республикасында, Марий Эл Республикасында, Удмуртия Республикасында һәм Киров өлкәсендә урыны белән 90 сантиметрга кадәр җитә.

news_right_1
news_right_2
news_bot