news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк Банкның рәсми курсы буенча доллар 81,49 сумга кадәр төшкән

Россия Банкы 2 октябрьгә долларның рәсми курсын 81,49 сум дәрәҗәсендә билгеләде. Күрсәткеч алдагысы белән чагыштырганда 1,11 сумга кимегән. Бу хакта регулятор мәгълүматларыннан билгеле булды.

Евро курсы шулай ук 1,23 сумга, ягъни 95,63 сумга кадәр кимүне күрсәтте. Юань 0,16 сумга арзанайган һәм 11,39 сум тәшкил иткән.

Искәртик, 1 сентябрьдә Forex базарында доллар 82 сумнан түбән төште, ягъни минималь дәрәҗәгә 80,22 сумга җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot