news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк банк Visa һәм Mastercard карталары эшендә проблема булу ихтималы турында кисәтте

1 гыйнвардан кайбер Visa һәм Mastercard карталары Россия банкоматларында эшләүдән туктарга мөмкин. Моңа иминлек сертификатларының гамәлдә булу вакыты чыгу сәбәп булган. Бу хакта РБК Россия Үзәк банкы вәкиленә сылтама белән яза.

Билгеләп үтелгәнчә, банкларның күп өлеше Үзәк банк тәкъдимнәрен инде гамәлгә ашырган, аларның инфраструктурасында карталар өзеклекләрсез эшли. Аерым катнашучылары белән Түләү карталары илкүләм система белгечләре даими элемтәдә тора, барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәләр.

Үзәк банк вәкиле сүзләренчә, банкоматларның гомуми санының 1 проценттан кимрәк өлеше карталарны кабул итә алмаячак. Кирәк булган очракта, банк хезмәткәрләре җиһазларны алмаштыру яки көйләүләрне үзгәртү белән бәйле вазгыятьне тиз төзәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot