Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк банк уздырган тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре: Казан 1000 сумлык купюрага төшерелми
1000 сумлык яңа купюрага төшереләчәк рәсем өчен тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләренә караганда, беренче урынны «Метеор» су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир теплоходы (45,6 мең тавыш) яулый. Икенче урында – Уфада урнашкан Салават Юлаевка һәйкәл (36 мең тавыш), ә өченче урында – Идел аша салынган Саратов автомобиль күпере (16,8 мең тавыш). Бу хакта Россия Үзәк банкы сайтындагы мәгълүматлардан билгеле булды.
Казандагы объект – Игенчеләр сарае әлеге рейтингта нибары дүртенче урында гына (7,3 мең тавыш). Башка объектлар тагын да азрак тавыш җыйган. Әйтик, КФУның төп корпусы өчен 4,1 мең кеше, ә «Казан» гаилә үзәге өчен 900 кеше тавыш биргән.
Исегезгә төшерик, яңа символ өчен 12 декабрьнең 12:00 сәгатенә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Исемлектән бер генә объектны сайлап була. Катнашучы, сайлавын раслаганнан соң, карарын үзгәртә алмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз