Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк банк төп ставканы 16 процентка кадәр арттырды
Үзәк банк төп ставканы бер процент пунктына арттырды, диелә регуляторның матбугат хезмәте хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
«Россия Банкының Директорлар советы төп ставканы 100 базис пунктына, еллык 16,00 процентка кадәр арттыру турында карар кабул итте», - диелә белдерүдә.
- Төп ставка – Үзәк банк коммерция банкларына бер атнага кредитлар бирә һәм депозитлар өчен акча кабул итәргә әзер булган минималь процент ставкасы ул. Аның күләме инфляция дәрәҗәсенә йогынты ясый.
Россия Банкы инфляциягә каршы көрәшү өчен төп ставканы июль аеннан бирле арттыра. Башта ул бер процент пунктына менде, әмма августта рубльнең бәясе кимү фонында Үзәк банк ставканы 3,5 процент пунктына күтәрде. Сентябрьдә ул – тагын бер, октябрьдә ике процент пунктына күтәрелде һәм 15 процентка җитте.
РИА Новости агентлыгы сораштырган аналитиклар, нигездә, җомга көнне регулятор һаман да югары булып калган инфляция һәм физик затларга кредит бирү фонында ставканы арттырыр дип көткән иде.
Үзәк банкның матбугат хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, ел нәтиҗәләре буенча инфляция 7,5 процент тирәсе булыр дип көтелә. Шул ук вакытта, эчке тулаем продукт үсеше өч проценттан артып китәчәк, бу октябрьдәге фараздан югарырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз