Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк банк төп ставканы 0,5 процент пунктына төшерергә карар кабул иткән
Россия Банкының Директорлар советы бүгенге утырышта төп ставканы 0,5 процент пунктына, еллык 16,5 процентка кадәр киметү турында карар кабул итте. Бу хакта регуляторның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк Банкта инфляцияне максатка кайтару өчен кирәкле акча-кредит шартларының катгыйлыгын саклап калачакларына ышандырдылар. Төп сценарийны гамәлгә ашырганда бу, аерым алганда, киләсе, 2026 елда еллык 13,0–15,0 процент диапазонында уртача төп ставка турында белдерә.
Россия Банкында шулай ук инфляциянең агымдагы артуына бер вакытлы факторлар ярдәм иткәнен билгеләп үттеләр. Алар арасында ягулыкка бәяләрнең артуы һәм җиләк-җимеш продукциясенең гадәттәгедән тизрәк кыйммәтләнүе искә алынды. Бәя динамикасы кулланучылар кәрзине компонентлары буенча бертөрле түгел, дип таныдылар Үзәк Банкта.
Көтелгән инфляцияне югары дәрәҗәдә саклау инфляциянең тотрыклы акрынаюына комачауларга мөмкин. Регулятор фаразы буенча, 2025 ел ахырында һәм 2026 ел башында бәяләр үсеше вакытлыча тизләнә, шул исәптән НДС артуга реакция сәбәп була. «Аларның йогынтысы беткән саен дезинфляция дәвам итәчәк. Моңа кырыс акча-кредит шартлары ярдәм итәчәк», - дип ышаналар Үзәк банкта.
Россия Банкы Директорлар советының киләсе утырышы агымдагы елның 19 декабренә билгеләнгән. Анда төп ставка дәрәҗәсе турындагы мәсьәлә каралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз