news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банк салым хезмәте белән бәйле мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәткән

Үзәк банкта гражданнарны мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәттеләр. Аферистлар, кешегә, янәсе салым декларациясен тапшыру өчен махсус сылтама җибәреп, банк карталары мәгълүматларын урлый.

Регуляторның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, мошенниклар үзләрен салым хезмәткәрләре дип таныштыра һәм потенциаль корбаннарының электрон почта адресына махсус сылтама буенча декларация тапшыру таләбе белән хатлар җибәрә. Кеше сылтама буенча кергәч, янәсе, салым түләүчене идентификацияләү өчен банк картасы реквизитларын (номер, карта хуҗасының исеме, фамилиясе, икенче ягындагы өч урынлы код) кертүне сорыйлар.

Әмма әлеге «идентификация»нең реаль максаты - россиялеләрдән акча урлау. Өстәвенә, алынган мәгълүматларны мошенниклар корбанны алдауның яңа очраклары өчен куллана ала, дип кисәттеләр банкта.

Үзәк банк салым органы хезмәткәрләре онлайн түләү тәкъдиме белән бурыч турында электрон хәбәрләр җибәрмәвен искә төшерә. Шуңа бәйле рәвештә Үзәк кредит оешмасы гражданнарны уяу булырга өнди.

2024 елның 1 гыйнварыннан 2 маена кадәр уза торган кампаниягә килгәндә, гражданнарга үзләренә узган елгы керемнәре турында декларация бирергә кирәк. Сүз керемнәр турында бара, шул исәптән милекне (фатирны һәм йортны, җир кишәрлекләрен, транспорт чарасын), акцияләрне сатудан, милекне арендага бирүдән һәм башкалардан. Түләнмәгән салымнар һәм аларны түләү ысуллары турында «Салым түләүченең шәхси кабинеты» аша белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100