Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк банк: Россиядә еллык инфляция акрыная
Россиядә еллык инфляция акрыная. Бу хакта РФ Үзәк банкының тикшеренүләр һәм фаразлау департаменты әзерләгән «Трендлар нәрсә турында сөйли» бюллетененнән билгеле булды.
Регулятор аналитиклары бәяләвенчә, җыемнар, салымнар һәм торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту кебек инфляцияне тизәйтүче факторларны исәпкә алганда да, инфляция акрынаю дәвам итә. Шул ук вакытта бәяләрне арттыручы тотрыклы компонентлар югары булып кала.
«Еллык инфляцияне 4 процентка кадәр акрынайту өчен бәяләрне арттыручы тотрыклы компонентлар тулысынча акрынаерлык һәм инфляциянең көтелгән дәрәҗәсе кимерлек вакыт дәвамында кырыс акча-кредит сәясәтен сакларга кирәк булачак», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз