news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк банк өч елга беренче тапкыр төп ставканы киметте

Россия Банкы Директорлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча төп ставканы елына 20 процентка кадәр киметте. Бу хакта РИА Новости яза.

Тарихи максимумда (21%) ставка узган елның октябрь ахырыннан җиде айдан артык торды. Алдагы утырышта, апрельдә, Үзәк банк үзенең алдагы адымнары буенча нейтраль сигнал биреп, көтелгәнчә төп ставканы саклап калды: инфляция һәм инфляция көтүләренең тизлегенә һәм тотрыклылыгына карап карарлар кабул итәргә вәгъдә итте.

Моннан алда Россия Банкы ставканы 2022 елның сентябрендә төшерде, ул вакытта аны еллык 7,5 процент дәрәҗәсенә җиткерде. Әмма 2023 елның уртасында инфляция нәтиҗәсендә ставканы арттыруны башларга мәҗбүр булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot