Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк банк: Мошенниклар карта мәгълүматынан башка гына QR-код белән акча урларга өйрәнгән
РФ Үзәк банкы кисәткәнчә, банк картасыннан акча урлаучы мошенниклар андагы мәгълүматлардан башка гына эш итәргә өйрәнгән. Хәзер алар QR-код буенча акча алу сервисыннан файдалана, кайбер банкларда шундый хезмәт күрсәтә башладылар.
Клиент мобиль кушымтада кирәкле суммага шундый кодны мөстәкыйль рәвештә генерацияли, аны банкоматта сканерга якын китерә һәм акча ала ала. Мошенниклар, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып клиентларга шалтырата һәм, имештер, счеттан акча алуга рөхсәтсез мөрәҗәгать килүе турында хәбәр итә. Шуннан соң операцияне булдырмый алу өчен QR-код җибәрүне сорыйлар.
«Мошенниклар үз корбаннары кодның үзенчәлекләреннән хәбәрдар түгел һәм аклы-каралы шакмаклар сурәтләнгән рәсемгә бик игътибар итми, шуңа күрә аның белән рәхәтләнеп бүлешәләр дип уйлый. Кодка ия булгач, ялган банк хезмәткәрләре банкоматта алданган кешенең счетыннан акча салдыра», - дип кисәттеләр Үзәк банкта.
Банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентлардан QR-код сорамый, ул чынлыкта ПИН-код кертмичә генә акча бирү өчен банкның күрсәтмәсе булып тора, дип искәртә регулятор. Аны кешегә хәбәр итәргә дә, кодның сурәтен телефонда сакларга да ярамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз