Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк банк: Мобилизацияләнгәннәр 45 млрд сумлык кредит буенча кичектерү алды
31 октябрьгә кадәр мобилизацияләнгән россиялеләр 45 млрд сумлык кредит буенча кичектерү алды. Банклар һәм башка финанс оешмалар өчен бу йөкләнеш зур түгел. Бу хакта РФ Үзәк банкының Кулланучылар хокукларын яклау һәм финанс хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү хезмәте җитәкчесе Михаил Мамут сөйләде.
Аның сүзләренчә, банкларның башта проблемалары булган, нигездә техник проблемалар. Шуңа да карамастан, хәрбиләрдән һәм аларның гаиләләреннән килгән 100 меңнән артык гариза тикшерелгән һәм хупланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«23 ноябрьдән Федераль салым хезмәте системасы эшли башлады, анда банклар оператив рәвештә мобилизацияләнгән кешенең статусын карый алачак... Әгәр 45 миллиард сумлык акча зур йөкләнеш түгел, банклар тыныч кына үти ала, ә кредит каникуллары механизмы ковид чорында яхшы эшләнгән иде», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз