news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банк кешбэкны акчага алмаштырганда яңа алдашу схемасы турында кисәтә

РФ Үзәк банкы тупланган кешбэкны һәм рубльгә бонус балларын алмаштыру буенча мошенниклыкның яңа схемасын ачыклаган. Бу хакта регулятор сайтында хәбәр ителә.

Җинаятьчеләр гражданнарга банк хезмәткәрләре булып шалтырата, аннан кешбэк һәм башка бонус балларын сумнарда алыштырырга мөмкин, дип хәбәр итә. Шуннан соң алар кешедән операцияне раслау һәм комиссиягә хезмәт өчен түләүгә дип, банк мәгълүматларын һәм СМС-кодны соратып ала.

«Тик асылда, җинаятьчеләр, бу мәгълүматларны алгач, счеттан акча урлый», - дип кисәтә Үзәк банк.

Банк хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша финанс мәгълүматларын һәм картаның әйләнеш ягыннан өч цифрлы кодны сорамый, дип искәртелә хәбәрдә.

«Теләсә нинди банк мәсьәләләре, шул исәптән кешбэк буенча да, банкка картаның икенче ягында яки кредит оешмасы сайтында күрсәтелгән номер буенча шалтырата аласыз», — дип киңәш итә Үзәк Банк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100