Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк банк эчке базарда валюта сатып алуны туктатты
Россия банкы 28 ноябрьдән эчке валюта базарында валюта сатып алуны вакытлыча туктата. Карар ел азагына кадәр гамәлдә булыр дип көтелә, диелә регулятор хәбәрендә.
Билгеләп үтелгәнчә, әлеге чара финанс базарларының волатильлеген киметү өчен күрелгән. Чикләүләрне гамәлдән чыгару турындагы карарны финанс базарларындагы вазгыятькә карап кабул итәчәкләр. Кичектерелгән сатып алулар киләсе елда башкарылачак, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
«Шул ук вакытта Россия банкы элегрәк игълан ителгән тәртип нигезендә эчке валюта базарында көненә 8,4 миллиард сум күләмендә чит ил валютасын сату буенча операцияләр үткәрүне дәвам итәчәк. Бу Илкүләм муллык фонды акчаларын тулыландыру һәм куллану (шул исәптән 2023 елда фонд акчалары белән башкарылган барлык операцияләрне исәпкә алып) белән бәйле операцияләр булачак», — диелә текстта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз