news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк банк декабрьдә төп ставка артуны кире какмый

РФ Үзәк банкында декабрьдә төп ставка артуны кире какмыйлар. Бу хакта регулятор башлыгы киңәшчесе Кирилл Тремасов сөйләде.

Ул моны инфляция 8,5 процент дәрәҗәдәге рәсми фараздан артып китәргә мөмкин булу белән аңлатты.

«Үзәк банк бу вәзгыятьтә мөмкин кадәр тизрәк бәя тотрыклылыгын торгызу һәм инфляцияне максат күрсәткеченә кайтару өчен барысын да эшләячәк», – дип китерә Тремасов сүзләрен «Интерфакс».

Аның сүзләренчә, нәкъ менә әлеге максаттан төп ставканы арттыру турында карар кабул ителергә мөмкин.

Исегезгә төшерик, 25 октябрьдә Үзәк банк төп ставканы 19 проценттан 21 процентка кадәр арттыру турында карар кабул итте. Бу рекордлы күрсәткеч булды. Россия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Үзәк банк төп ставканы рекордлы күрсәткечләргә кадәр күтәрү сәбәбен аңлатты. Ул шулай ук декабрьдә ставка тагын арттырылырга мөмкин булуны кире какмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot