Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк банк Чаллының 400 еллыгы уңаеннан 3 мең данә истәлекле көмеш тәңкәләр чыгарачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Үзәк банкы 2026 елда Чаллының 400 еллыгы уңаеннан 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкәләр чыгару турында карар кабул итте.
Үзәк банк матбугат хезмәте кушымтасындагы белешмә буенча, тәңкә 925 пробалы көмештән ясала, шомартып ялтыратылган штемпельләр белән полировкаланган әзер материалдан сугыла.
Тәңкә «Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел» дип атала. Тиражы 3 мең данә тәшкил итә.
Искәртеп узабыз, Чаллы рус елъязмаларында беренче тапкыр 1626 елда телгә алына – нәкъ менә шул вакытта Алабуга сарай авылында Федор Попов җитәкчелегендә «Алабуга кешеләре – яңа крестьяннардан торган җәмгыять» барлыкка килә. Шул ук елны «Попов биш дус гаиләсе белән, Кама елгасы аша чыгып, әзер йортларга килеп урнаша». 1626 елда нигез салынган авыл башта Чаллы пүчинкәсе дип атала. Соңрак Береговые, Бережные Челны дип йөртелә һәм, ниһаять, Чаллы дип атала башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз