news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банк автозапчастьләр кыйммәтләнү сәбәпле, ОСАГО тарифларын үзгәртергә ниятли

РФ Үзәк банкы ОСАГО тарифларын үзгәртергә ниятли, бу иминиятчеләр запас частьләргә бәяләр арту шартларында автомобиль хуҗаларының куркыныч адымнарын төгәлрәк исәпкә ала алуы өчен кирәк. База тарифы коридорын 26 процентка киңәйтергә тәкъдим ителә, диелә регулятор хәбәрендә.

Җиңел автомобильләр өчен ОСАГО буенча тарифның база ставкасы 1646 сумнан 7535 сумга кадәр диапазонда аерым билгеләнәчәк. Җәмәгать транспорты өчен тариф коридоры ике якка да 17,8 процентка артачак.

Тарифларны үзгәртү зарур, чөнки Россия автоиминиятчеләр берлеге мәгълүматларына караганда, аварияләрдә иң зарар күргән детальләр уртача 28,7 процентка кыйммәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100