Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк банк: аналитиклар 2026 елга уртача төп ставка буенча фаразны яңадан карады
Россия Банкы тарафыннан сораштырылган аналитиклар якындагы елларга уртача төп ставка буенча фаразны яңадан карадылар. Бу хакта регулятор тарафыннан бастырылган макроикътисади сораштыру материалларында әйтелә.
Яңартылган бәяләүләргә караганда, 2026 елда уртача төп ставка элек фаразланган 14,1% урынына еллык 14,5% тәшкил итәчәк. 2027 елга фараз 10,6% тан 12,2% ка кадәр арттырылды, 2028 елга – 9% тан 10% ка, ә 2029 елга – 8,1% тан 8,6% ка кадәр.
Бер үк вакытта аналитиклар Россия икътисадының үсеш темплары буенча көтүләрне киметтеләр. 2026 елга эчке тулаем продуктның үсеш фаразы 0,7% тан 0,6% ка кадәр кимегән, 2027 елга – 1,5% тан 1,3% ка кадәр. 2028 һәм 2029 елларга бәяләр тиешенчә 1,7% һәм 1,8% дәрәҗәсендә сакланды.
Инфляция буенча фараз шулай ук арту ягына каралды. 2026 елда ул, экспертлар бәяләвенчә, элек көтелгән 5,3% урынына 6,2% тәшкил итәчәк. 2027 елга фараз 4,6% ка кадәр арттырылды, 2028 елга – 4,1% ка кадәр, ә 2029 елда инфляция, көтелгәнчә, 4% ка кадәр акрынаячак.
Моннан тыш, сораштыруда катнашучылар рубль курсы буенча өметләргә төзәтмәләр керттеләр. 2026 елда долларның уртача еллык курсы 78,4 сум дәрәҗәсендә фаразлана, 2027 елда – 86,6 сум, 2028 елда – 92,7 сум, ә 2029 елда – доллар өчен 95,8 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз