Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк банк 30 елдан озаграк вакытка ипотека бирүне чикләргә тәкъдим итте
РФ Үзәк банкы 30 елдан озаграк вакытка ипотека кредитларын бирүне чикләргә тәкъдим итә. Инициативаның сәбәбе – мондый төр кредитлар өлешен соңгы елда 10 проценттан 20 процентка кадәр арттыру, диелә регулятор материалында.
Үзәк банкта билгеләп үтүләренчә, банклар кредит срогын ипотека буенча айлык түләү күләмен киметү өчен арттыра, әмма 30 елдан ераграк киләчәктә гражданнар ипотека түләүдә көтелмәгән проблемалар белән очрашырга мөмкин.
Моннан тыш, Россия Үзәк банкы кредит алучыларга югары бурыч йөкләнеше булдырмау һәм финанс секторының тотрыклылыгын гарантияләү өчен ипотека һәм автокредитлауда макропруденциаль лимитлар кулланырга тели.
Ипотека секторында өлешле катнашу килешүен финанслауга кагылышлы чикләүләр 2025 елның 1 июленнән гамәлгә кертелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз