news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банк 26 июльгә доллар һәм евроның рәсми бәясен бер сумга төшерде

Җомга, 26 июльгә, доллар һәм евроның рәсми бәясе бүгенгедән бер сумга түбәнрәк булачак. Россия Банкы үз сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырган.

Әйтик, доллар 25 июль белән чагыштырганда 1,14 сумга арзанрак, ягъни 85,41 сум, ә евро 93,17 сум (-1,2 сум) торачак.

Юань бәясе дә, 9 тиенгә арзанаеп, 11,74 сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100