Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк банк 2026-2028 елларда 10, 50 һәм 500 сумлык яңартылган банкноталар чыгарачак
Россия банкы якындагы өч елда 10, 50 һәм 500 сумлык модернизацияләнгән банкноталар чыгарырга планлаштыра. Яңартылган банкноталарның дизайны үзгәрәчәк. Моннан тыш, алар яхшырак якланган булачак, дип хәбәр ителә регулятор материалларында.
Үзәк банкта аңлатуларынча, купюралар ялган акчалар ясауны профилактикалау максаты белән модернизацияләнә.
Россия банкы бөтен номиналь линейканы бердәм стильдә итәргә омтыла. Дизайнның төсләре һәм элементларында дәвамчанлык сакланырга тиеш, ә банкнотларны кешеләр дә (шул исәптән начар күрүчеләр), автомат җайланмалар да җиңел танырга тиеш.
Элегрәк Үзәк банк матбугат конференциясендә Казан Игенчеләр сарае һәм өчпочмаклар рәсеме төшерелгән 1000 сумлык яңа купюра тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз