Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк банк 1000 сумлык яңа купюраны күрсәтте — анда Казандагы Игенчеләр сарае сурәтләнгән
Үзәк банк матбугат конференциясендә 1000 сум номиналлы яңа банкнотны тәкъдим итте. Аны регулятор рәисе урынбасары Сергей Белов күрсәтте.
«Яңа банкнотны ясаганда без үз тавышларын биргән гражданнарыбызның фикерләрен исәпкә алдык», — диде ул.
Банкнотның алгы ягы үзгәрешсез калган — анда Түбән Новгород Кремле сурәтләнгән. Бераз уңда шәһәрнең заманча стадионы урнашкан. Яңарту банкнотның арткы ягына кагылган. Анда Идел елгасы, аның аша Саратов автомобиль күпере, суда — «Метеор» теплоходы сурәтләнгән. Рәсемнең уң ягында — Казандагы Игенчеләр сарае.
«Банкнотлар билгеле бер вакыт аралыгында яңартылып торырга тиеш — алар заманча күренсен өчен генә түгел, ә ялган акчалардан саклану максатыннан да», — диде Белов, яңа купюрада саклану элементлары көчәйтелүен өстәп.
Искәртеп үтәбез: Россия Банкы 2023 елның октябрендә 1000 һәм 5000 сум номиналлы ике яңартылган банкнотны тәкъдим иткән иде. Берничә көннән соң Үзәк банк 1000 сумлык купюраны чыгаруны вакытлыча туктатуын хәбәр итте (ул киң әйләнешкә кермәде). Чыгаруны туктату сәбәпләре рәсми рәвештә әйтелмәде, әмма банкнот дизайны төрле мәдәни символларның булуы һәм булмавы турында кызу бәхәсләр уятты.
1000 сум номиналлы банкнот Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль округына багышланган. Алгы якның төп сурәте (ул үзгәрешсез) — Түбән Новгород Кремленең Никольск манарасы. Арткы ягында исә Казандагы Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Казан Кремле территориясендәге Сөембикә манарасы, Уфадагы Археология һәм этнография музее сурәтләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз