news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банк 1000 сумлык яңа купюрада Казанның өч объектын сурәтләргә тәкъдим итте

Россия Үзәк банкы 1000 сумлык яңартылган купюраның икенче ягында урын алачак сурәтләр өчен 25 яңа вариантны күрсәтте. Алар арасында Казанның өч объекты – КФУның төп корпусы, «Казан» гаилә үзәге һәм Игенчеләр сарае бар. Бу хакта РБК яза.

Регулятор купюрада башка объектларны да «ясарга» тәкъдим итте. Алар арасында Вятка сәнгать музее бинасы (Киров шәһәре), «Тарханы» Лермонтов музей-тыюлыгындагы утар (Пенза өлкәсе), П.И.Чайковский музей-утары (Удмуртия), И.А.Гончаров һәйкәл-йорты (Ульяновск), Иделдәге Жигулевский ГЭСы (Самара өлкәсе), Саратовның Гагарин аэропорты, С.Д.Эрьзя исемендәге сынлы сәнгать музее, халык иҗаты музее (Пенза), «Самара космическая» музей-күргәзмә үзәге бар.

Банкнотта шулай ук Салават Юлаев һәйкәлен (Уфа), Яклаучы ана монументын (Чабаксар), Дан монументын (Самара), А.С.Пушкинның «Болдино» музей тыюлыгын, Оренбург тарих музеен, Юрий Гагарин исемендәге галәмне буйсындыручылар музеен (Саратов өлкәсе), борынгы җилкәнле Идел баржасын, Пермь туган якны өйрәнү музеен һәм Ульяновскидагы Идел аша Президент күперен сурәтләргә тәкъдим ителде.

Регулятор башлыгы Эльвира Нәбиуллина билгеләп үткәнчә, Казан Кремле күренешләре сурәтләнгән элекке «рәсем» җәмгыятьтә каршылыклы реакция уяткан иде. Шуңа бәйле рәвештә, рәсемнәрнең вариантларын яңадан карарга булдылар.

Аның искәртүенчә, купюрада сурәтләнгән символлар бәхәс уятырга түгел, ә киресенчә, кешеләрне берләштерергә тиеш.

Өстәвенә, Нәбиуллина сүзләренчә, Үзәк банкта символларны сайлап алуның төп этабы буларак онлайн-тавыш бирүгә кире кайтырга булганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100