Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Үз телем» конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана
Татарстан башкаласында татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» конкурсына гаризалар кабул итү ахырына якынлаша. Яшь һәм креатив казанлыларның үз идеяләрен тәкъдим итү өчен нибары бер атнасы бар - проектларны тапшыру дедлайны 30 июньгә билгеләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашуга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге шәһәр халкы чакырыла, алар татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән заманча, стандарт булмаган проектлар тәкъдим итәргә әзер булырга тиеш.
Катнашу өчен гариза тутырырга кирәк, анда исем-фамилия, туган көн, адрес, телефон, уку яки эш урыны, шулай ук тәкъдим ителә торган проектның җентекле тасвирламасы һәм аны гамәлгә ашыру өчен кирәкле якынча смета күрсәтелергә тиеш.
Барлык гаризаларны да 30 июньдә көн ахырына кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк .
Гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң жюри әгъзалары финалга чыгучыларны сайлап алачак, алар үз проектларын турыдан-туры тәкъдим итү этабына чакырылачак.
Иң яхшы идеяләр авторлары үз идеяләрен гамәлгә ашыруга акчалата грантлар алачак.
Конкурсның гомуми приз фонды 2 млн сум тәшкил итә. Конкурсны Казан Башкарма комитеты оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз