news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тәртип» радиосы үткәргән «Үз илемдә — үз көем» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясендә  «Тәртип» радиосы үткәргән «Үз илемдә — үз көем» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары килгән видеоларны карап, җиңүче гаиләләрне сайлады.

1 урын – Кукмарадан абыйлы-энеле Фарил Габдрахманов һәм Фаил Зәйнуллин («Искән җилләр»)

2 урын – апалы-энеле Фирдисә Мифтахова һәм  Рафаэль Абдуллин («Ике аккош» җыры)

3 урын – Казаннан Зөһрә Ихсанова һәм аның улы Ислам (татар халык җыры «Ай, былбылым»)

Гран-при ияләре – Тукай районыннан туганнар төркеме (Зөлфия Сәетова, Мирзаһит Нәҗметдинов, Кафия Нәҗметдинова, Морат Шәехов, Гүзәл Вәлиева, Елена Вахитова, Нурсинә Гайнетдинова) – «Ал гарнитур» җыры.

news_right_1
news_right_2
news_bot