Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә ун балага гармун бүләк ителәчәк
Уен кораллары Татарстанның Мәдәният министрлыгы заказы белән эшләнгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Быел Татарстанның Мәдәният министрлыгы яшь гармунчыларга махсус ун гармун эшләткән. Уен кораллары “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә бүләк буларак тапшырылачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Халисә Исмәгыйлева сөйләде.
“Балалар республика буенча төрле конкурсларда җиңеп, сайлап алынганнар. Әйтик, “Созвездие – Йолдызлык” фестивале һ.б. Республика буенча ул балаларның барысы да Мәдәният министрлыгына билгеле”, - диде ул.
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов гармунны бер генә оста эшләмәвен әйтте. “Мәсәлән, бер гармунны ясар өчен генә дә берничә ай кирәк. Тотып караганда гына бик җиңел һәм кечкенә кебек, әмма аның мәшәкате күп. Бер гармунның бәясе утыз меңнән дә ким була алмый. Гармун кыйммәт булган саен сыйфаты да яхшырак”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз