news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә иң өлкән катнашучыга – 90 яшь

Фестиваль быел 33нче тапкыр үткәрелде.

“Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә иң өлкән катнашучыга – 90 яшь
Султан Исхаков

(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Г.Камал театры каршындагы мәйданда “Уйнагыз, гармуннар” фестивале узды. Иң өлкән катнашучы – Казаннан Дилүс Зарипов, аңа 90 яшь. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең режиссеры Рифат Миңдубаев әйтте.

“33 еллык тарихы бар, “Уйнагыз, гармуннар” фестивале бик популяр. Елдан-ел катнашырга теләүчеләрнең саны арта бара. Матур традициягә тугры калып, быел да әлеге чараны Республика көнендә оештырдык. Мәдәният министрлыгы, милли мәдәниятне үстерү республика үзәге республикакүләм Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы уздыра. Финал бәйгесендә җиңү яулаган аерым башкаручылар, ансамбльләр бүген монда чыгыш ясый. Бер сәхнәдә татар моңына, халык уен коралларына битараф булмаганнар җыелды. Кайлардан гына килмәде катнашучылар.

Татар, рус, мари, удмурт һәм чуваш милләтеннән булган коллективлар республика халкына иҗади чыгышларын күрсәтә. Башкортстан, Мари Эл, Киров өлкәсеннән ерак араларны якын итеп килгән үзешчәннәр дә бар. Үзешчән артистлардан торган ансамбльләр мәдәни мирасыбызны саклый һәм үстерә. Бу бәйгене югалтмаска, дәвам итәргә кирәк. Соңгы вакытта яшь гармунчылар да күренә. Иң өлкән катнашучы – Казаннан Дилүс Зарипов, аңа 90 яшь” – диде фестивальнең режиссеры Рифат Миңдубаев.

Фестивальне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды. “Чын татар рухы хөкем сөрә. Әлеге чара оста гармунчыларыбызны барлау, аларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен зур мөмкинлек бирә. Өлкән буыннардан күреп, яшьләр дә өйрәнеп үсә”, - диде ул.
“Яшьлек” гармунчылар ансамбле фестивальдә һәр ел саен катнаша, бүген алар татар халык көйләреннән тезмә уйнады.

“Кама Тамагыннан килдек,. Төркемебез ун елдан артык эшли, анда алты гармунчы бар. Төрлебез төрле авылдан булсак та, иҗат белән шөгыльләнергә вакыт табабыз. Репетицияләр район мәдәният йортында уза. Барлык бәйрәмнәрдә дә катнашып киләбез, гармунсыз бәйрәм бәйрәммени ул? Аңа кушылып җырлавы, биюе, күңел ачуы гына да ни тора бит! Кызганыч, яшьләр аңлап җиткерми. Үзегез күреп торасыз, монда да күбрәк өлкән гармунчылар гына. Хәзер яшьләр гармунда түгел, телефон да уйный. Мәдәният йортына дүрт гармун алып барып куйдым, өйрәнергә теләк белдерүчеләр юк”, - диде ансамбльнең солисты Илсур Кәримуллин.

“Гармунчылар арасында хатын-кыз башкаручылар да бар иде. “Кайбыч сәнгать мәктәбе исеменнән чыгыш ясыйбыз, барыбыз да укытучылар. Төркемебез 10 елдан артык эшли, татар халык көйләрен яратып уйныйбыз. Укучыларыбыз күп, бездә укып чыккан егет-кызларның күбесе Казан дәүләт консерваториясендә белем ала”, - ди Резеда Хисамова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100